2023 елда капиталь ремонт һәм яңа мәктәпләр төзү программасын гамәлгә ашыру перспективалары турында төбәк хакимияте органнары вәкилләре һәм мәгариф министры Сергей Кравцов һәм “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы секретаре Андрей Турчак катнашында үткән киңәшмәдә фикер алыштылар.
“Бердәм Россия” Генераль советы секретаре Андрей Турчак, 2023 елда 1527 мәктәптә капиталь ремонт планлаштырылуын билгеләп үтте: 1164 мәктәптә ул әле башлана гына, ә 363 мәктәптә дәвам итәчәк. Генсовет секретаре ассызыклаганча, "Бердәм Россия" партияле проектларын һәм федераль программаларны гамәлгә ашыруга яңа төбәкләр дә кертелергә тиеш.