Казанның «Лицей - инженерлык үзәге» базасында укучыларның һөнәри әзерлеге программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. Практикада төрле һөнәрләр турында «Белем бирү мохите» онлайн-программасы эфирында лицей директоры Венера Хәйретдинова сөйләде.
«Лицей - инженерлык үзәге» өч структур бүлекчәне берләштерә: Smart Kids балалар бакчасы; ILS (Intellectual Linguistic School) башлангыч лингвистик мәктәп ( 1-4 сыйныфлар), шулай ук инженерлык лицее(5-11 сыйныфлар).
Бу белгечләрнең инженерлык-техник юнәлешендә югары квалификацияле һәм һөнәри эшчәнлеккә мотивлаштырылган өзлексез әзерлекнең ябык экосистемасын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Безнең мәгариф продуктының инновациялелеге лингвистик һәм инженер-технологик юнәлешләрне тоташтырудан, шулай ук өстәмә һәм һөнәри белемне берләштерүдән гыйбарәт», - диде Венера Хәйретдинова.