Владимир Путин рус теле нормаларын үтәү турындагы канунга кул куйды

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин  кул куйган канунның максаты - әдәби рус теле нормаларын үтәүне стимуллаштырырга һәм чит ил алынмаларын куллануны контрольгә алырга.

Үзгәрешләр «РФ дәүләт теле турында» законга кертелде. Яңа инициатива "РФ дәүләт теле буларак бердәм күпмилләтле дәүләттә рус теленең берләшкән ролен ассызыклый, РФ дәүләт телен куллану мәҗбүри булган өлкәләрне киңәйтә һәм конкретлаштыра".

«РФ дәүләт теле турында» канунына төзәтмәләр белән шулай ук заманча рус әдәби теле нормаларын төгәл үтәргә тиешле даирәләрнең исемлеге һәм эшчәнлек алып бару үзенчәлекләре булган өлкәләр исемлеге билгеләнгән. Сүз рус телен мәгарифтә, массакүләм мәгълүмат чараларында куллану, кинозалларда фильмнар күрсәткәндә һәм әсәрләрне халык алдында башкарганда, дәүләт һәм муниципаль системаларда, кулланучылар өчен билгеләнгән мәгълүмат һәм рекламада куллану турында бара. Шулай ук законда рус һәм башка телләрдәге текстларның тәңгәллек критерийлары билгеләнә.

Хакимият заманча рус әдәби теле нормалары турында мәгълүматны үз эченә алган ресурслар булдыруны хуплаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International