Булачак IT-белгечләр һәм дизайнерлар “КАМАЗ” да булдылар

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Булачак IT-белгечләр һәм дизайнерлар “КАМАЗ” да булдылар

«Прикладная информатика» әзерлек юнәлеше буенча математика һәм информатика факультеты студентлары һәм «Дизайн» юнәлеше буенча Индустриаль-педагогика көллиятендә укучылар автомобиль заводында булдылар һәм логистик үзәк вәкилләре белән очраштылар. «КАМАЗ» Логистик үзәгенең персонал белән идарә итү бүлеге башлыгы Сәрия Войнова һәм үсеш үзәге директоры урынбасары Светлана Романова студентларга структур бүлекчә эшчәнлеге, IT-һөнәр буенча  инженерлык хезмәтләрендә эшләүнең өстенлекләре турында җентекләп сөйләде. Шулай ук,  җитештерү практикаларын узу мәсьәләләре, диплом проектлары темасы буенча фикер алыштылар, беренчел куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча тренажёрларны эшләү кысаларында фәнни-тикшеренү эшләре планы билгеләнде.

Компания партнерлары арасына 80 дән артык көллият һәм югары уку йортлары бар, алар белән актив эш алып барыла. «КАМАЗ» партнер-югары уку йортлары белән берлектә мәктәпләрдә инженерлык сыйныфлары ача. Ел саен Камаз бүлекчәләрендә 2 меңгә якын студент практика уза, ел саен 600 чыгарылыш студент предприятиегә эшкә урнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International