Владимир Путин: Россиядә мәктәптән алып югары уку йортына кадәр суверен мәгариф системасы булдырачак

2023 елның 3 марты, җомга

"Укыту, остазлык мәсьәләләре - ул һәрвакыт киләчәккә мөрәҗәгать итү. Сезнең белемнәрегезгә һәм тәҗрибәгезгә таянып, илебез педагогикасы традицияләрендә һәм  һичшиксез, алдынгы технологияләрне кулланып, без белем бирүнең суверен системасын формалаштыруны дәвам итәчәкбез", - диде Путин пәнҗешәмбе көнне "Остаз мәктәбе" сынау белем бирү программасында катнашучыларга мөрәҗәгать итү барышында.

Дәүләт башлыгы фикеренчә, "бу төп әйбер". "Без моны барлык дәрәҗәләрдә,  мәктәптән алып көллиятләргә һәм вузларда эшләячәкбез ", - дип белдерде ул.

Путин, хакимиятләр мәктәпләрне төзү һәм капиталь ремонтлау буенча барлык планнарны, шул исәптән Федерациянең яңа субъектларында, тормышка ашыра, дип өстәде. "Агымдагы ун елда Донбасс,  Херсон  һәм Запорожье  өлкәләрендә  белем бирү инфраструктурасы  гомумроссия стандартларына туры  китерелергә тиеш", - дип бурыч куйды президент.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International