Татарстанда 2023 елда гомуми белем бирү оешмалары һәм һөнәри белем бирү оешмалары өчен 120 видеокүзәтү камерасы сатып алалар. Матди-техник базаны яңартуга федераль бюджеттан 2,4 млн сум акча бүленәчәк. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында бастырылган.
Камералар «Мәгариф» илкүләм проектының «Цифрлаы белем бирү мохите» федераль проекты максатларына, күрсәткечләренә һәм нәтиҗәләренә ирешүне тәэмин итүче региональ проектлар кысаларында цифрлы белем бирү мохитен кертү максатларында гамәлгә ашырыла.
“Мәгариф” илкүләм проекты Россиядә 2019 елдан РФ Президенты Владимир Путин Указы буенча гамәлгә ашырыла.