«Студентлар стартабы» конкурсы кысаларында Татарстанда беренче проект сессиясе 3 мартта 10.00 сәгатьтә «Идея» технопаркында узачак.
5 югары уку йорты студентлары һәм аларның остазлары, реаль сектор предприятиесе вәкилләре белән берлектә, актуаль мәсьәләләрне хәл итәчәк. Проект сессиясе кысаларында эшләүгә 20 дән артык бурыч тәкъдим ителәчәк.
Бүгенге көндә технопаркта республика предприятиеләреннән 59 гариза кергән. Әлеге мәсьәләләрне яшь галимнәргә хәл итәргә кирәк. Бу студентлар өчен чын эш мохитенә керергә, чын-чынлап кирәкле тикшеренүләр башкарырга һәм үз проектын булдыру өчен уникаль мөмкинлек.
Исегезгә төшерәбез, инновацияләргә ярдәм фондыннан «Студентлар стартабы» конкурсында җиңүчеләр проектны үстерүгә 1 000 000 сум акча ала. Конкурс бакалавриат һәм магистратура студентлары, шулай ук РФ гражданнары булган аспирантлар өчен үткәрелә. Инновацияләргә ярдәм фонды белән килешүләрегез бар икән, грант алырга ярамый.
«Студентлар стартабы» конкурсы фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында уза. Конкурсның төп максаты - университетларны стартаплар җибәрү урыны итү, илдә яшьләр эшкуарлыгын стимуллаштыру.