VIII Бөтенроссия фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы

2023 елның 3 марты, җомга

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы  35 яшькә кадәрле студентлар һәм аспирантлар өчен VIII Бөтенроссия фәнни-тикшеренү эшләре конкурсын эшләтеп җибәрүне игълан итә.

Конкурс 10 фәнни юнәлеш буенча уза:

агро-, био- һәм азык-төлек технологияләре;

гуманитар фәннәр;

мәгълүмати технологияләр һәм математика;

тормыш һәм медицина турындагы фән;

җир турындагы фән, экология һәм табигатьтән нәтиҗәле файдалану;

яңа материаллар һәм конструкцияләү ысуллары;

социаль фәннәр;

транспорт системалары, машина төзелеше һәм энергетика;

физика һәм астрономия;

химия һәм химик технологияләр.

Фәнни эшләрне 17 апрельгә кадәр җибәрергә кирәк,гариза конкурсның рәсми сайтында рәсмиләштерелә. Сорауларны konkurs@sfy-conf.ru электрон почтасы яки 7 (495) 989-73-76 телефоны аша бирергә мөмкин.

Алга таба эшләрне читтән торып экспертиза көтә. Иң яхшы проектлар авторлары фәнни бергәлеккә тикшеренүләр нәтиҗәләрен тәкъдим итәчәк. Финалга чыккан хезмәтләр материаллар җыентыгында бастырылачак.

Проектларны тәкъдир итү һәм җиңүчеләрне бүләкләү 20-23 сентябрьдә «Киләчәк фәне - яшьләр фәне» VIII Бөтенроссия яшьләр фәнни форумы һәм «Киләчәк фән» V Халыкара фәнни конференциясе кысаларында узачак. Быел үткәрелү урыны итеп И. С. Тургенев исемендәге Орел дәүләт университеты сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International