Рөстәм Миңнеханов укытучылар өчен социаль ипотека йортын тапшыруда катнашты

2023 елның 3 марты, җомга

1 нче мартта Казанда социаль ипотека программасы кысаларында Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән күпфатирлы торак йортка тантаналы рәвештә күченү узды. 255 фатирлы йортта 70 фатир педагоглар өчен бүлеп бирелгән. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга республика укытучылары өчен каралган 12 мең ноутбукка сертификат тапшырды. Узган ел педагогларга 12 мең ноутбук бирелгән.

Барлык фатирлар да   сантехника, электр плитәләре, хәбәр итүче  датчиклар белән җиһазландырылган. Моннан тыш, йортта суны, электр энергиясен исәпкә алуның барлык счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматны читтән торып санауның автомат системасы урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International