Укытучылар өчен 12 мең ноутбукка сертификатны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллинга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Тантана социаль ипотека программасы буенча төзелгән күпфатирлы торак йортка күченгән вакытта узды.
Цифрлаштыру елында укытучыларга 12 мең ноутбук бирелде инде, дип искәртте республика җитәкчесе. "Бу инде икенче транш. Педагог һәм остаз елында без уку елы ахырына кадәр 12 мең ноутбук бирәчәкбез. Һәм тагын 12 мең компьютерны укытучылар киләсе уку елы башында алачак ", - диде Р.Миңнеханов.