Бүген Балык Бистәсендә Татарстанда балалар тәрбияләүнең концептуаль аспектлары буенча коллегия утырышы узды

2023 елның 4 марты, шимбә

3 нче мартта Балык Бистәсендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең «Татарстан Республикасында тәрбиянең концепциясе аспектлары» темасына пленар утырыш  узды.  Коллегия эшендә ТР муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыклары һәм аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары  катнашты. Чарада катнашучылар өчен тематик тренинглар оештырылды. Балык Бистәсе муниципаль районында балаларга тәрбия бирү һәм өстәмә белем бирү системасында проблемалы зоналар һәм дефицитларны компенсацияләү ресурсларын Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садиков билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International