Чит илдә укытуга президент стипендияләре

2023 елның 4 марты, шимбә

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы чит илдә уку өчен Россия Президенты стипендияләрен билгеләү өчен кандидатлардан гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә. Дәүләт ярдәме дустанә дәүләт территориясендә урнашкан чит ил югары уку йортында белем алуга чыгымнарны каплый. Шулай ук аңа виза, университетка бару һәм кире кайту, яшәү, медицина иминиятләштерүе һәм җирле транспортта йөрү өчен файдаланырга мөмкин.

Стипендияне 100 кеше: 40 студент һәм Россия югары уку йортлары һәм фәнни оешмаларының 60 аспиранты ала алачак. Конкурста катнашуга укуны 2023 елда тәмамлаучы лар кертелми.

Студент  яки аспирант 27 апрельгә кадәр сайлап алуда катнашу өчен, югары уку йортыннан конкурс гаризасын рәсмиләштерү өчен җаваплы кешегә документлар комплектын тапшырырга  тиеш. Документлар пакетын рәсмиләштерү таләпләре турында тулырак  конкурс уздыру игъланында бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International