Мәктәпләр укучыларның тышкы кыяфәтенә карата таләпләрне расларга тиеш булачак. РФ Мәгариф министрлыгы мондый тәкъдим турында депутатларга ведомство башлыгы урынбасары Андрей Корнеев хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, хәзер мәктәпләрнең укучылар формасына таләпләрне кую хокукы бар, тик аннан бары тик 37 төбәктә генә файдаланганнар.
Утырышның тагын бер катнашучысы - РФ мәгариф министры Сергей Кравцов - инициатива нәкъ менә киемгә кагыла, дип аңлатты. Тышкы кыяфәткә таләпләр турында( мәсәлән, чәч төсенә) сүз бармый.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган елның ноябрендә Роскачествода Россиядә мәктәп формасына милли стандарт эшли башлады, дип хәбәр иттеләр. Фаразланганча, беренче редакцияне 2023 елның июненә тәкъдим итәчәкләр, ә ГОСТны 2024 ел ахырында расларга планлаштыралар.