«Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсының зона этабына йомгак ясалды. Анда мәктәпкәчә мәгариф оешмаларыннан 134 педагог катнашты, шуларның 89 ы “Ел тәрбиячесе” номинациясендә һәм 45 педагог “Туган тел тәрбиячесе” номинациясендә катнашты.
Финал 14-17 мартта Казанда узачак. Анда зона этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 30 конкурсант катнашачак. 20 катнашучы «Ел тәрбиячесе» номинациясендә (Казаннан һәм Чаллыдан, Әлки, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән , Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама, Питрәч, Теләче һәм Чистай районнарыннан) һәм 10 катнашучы «Туган телдә тәрбия һәм белем бирү тәрбиячесе» номинациясендә (Казаннан, Әгерҗе, Балтач, Биектау, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Балык Бистәсе һәм Чирмешән районнарыннан) катнашачак.
Мәктәпкәчә мәгариф оешмалары педагогларына финалда өч конкурс сынавы узачак: мастер-класс, балалар белән педагогик чара, түгәрәк өстәл.
Бу нәтиҗәләр буенча 24 мартта җиңүчеләр билгеләнә, алар Татарстанны Россиянең конкурс этабында тәкъдим итәчәк.