Февральдә Педагог һәм остаз елы кысаларында "Элек ничек укыганнар" күргәзмә-тарих оештырылган иде.
Чарада Татарстан Республикасының барлык мәгариф оешмалары катнашты, алар социаль челтәрләрдә бер ай дәвамында илдә һәм республикада беренче мәктәпләр, дәреслекләр тарихы турында кызыклы материаллар, видео- һәм фотопрезентацияләр урнаштырдылар. Күргәзмәне оештыруда мәктәп укучыларының актив катнашуы сөендерә, чөнки нәкъ менә алар үткән һәм киләчәк мәктәбе арасында бәйләүче звено булып торалар һәм заманча мәктәп йөзен билгелиләр.
«Элек ничек укыганнар» күргәзмә-тарихы онлайн-тактада киң җәмәгатьчелек өчен ачык: https://padlet.com/cakzn2020/2023-2023-pseba7ku4t7120xi, баннер “Татарстан Республикасының Электрон мәгарифе” дәүләт мәгълүмат үзәгендә урнаштырылган.