Сергей Кравцов педагоглар белән Бөтенроссия остазлар ассоциациясе төзү мөмкинлеге турында фикер алышты

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анзор Музаев белән Чечня Республикасына эш сәфәре белән барды. Анда  төбәкнең укытучылар җәмгыяте вәкилләре белән очраштылар  һәм алар белән укытучыларның абруен күтәрүгә юнәлдерелгән педагог һәм остаз елында планлаштырылган чаралар турында фикер алыштылар.

Анда педагогик осталыкның Бөтенроссия һөнәри конкурслары лауреатлары һәм финалистлары, шулай ук төрле мәктәп предметлары буенча методистлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International