«Профессионалитет» яңа кластерларына конкурс нигезендә сайлап алу башланды

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында мәгариф-җитештерү үзәкләре (кластерлар) төзүгә конкурс игълан итте. Гаризалар 2 мартта кабул ителә башлады  һәм 3 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Конкурс нәтиҗәләре буенча өстәмә рәвештә 60 мәгариф-җитештерү үзәге (кластерлар) оештырылачак дип көтелә. 2023 ел башына 141 кластер  эшли башлады. Һәр кластер бер яки берничә көллиятне  берләштерә, алар уртак көчләр белән укытуның практик юнәлешле системасын булдыра. Аның төп миссиясе - эш бирүчеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып, Россия икътисадының өстенлекле тармаклары өчен кадрларны адреслы әзерләү мәсьәләсен хәл итү.

Конкурста түбәндәге  белгечләрне әзерләүче көллиятләр һәм техникумнар  катнаша алачак: Клиник һәм профилактик медицина өлкәсе, педагоглар, хокук саклау өлкәсе һәм идарә итү, туризм һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе,  массакүләм мәгълүмат чаралары һәм коммуникация технологияләре, сәнгать һәм креатив индустрия.

Конкурс шартлары турында белешмәләр порталда, шулай ук Россия Мәгариф министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International