Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Дәүләт Думасының мәгариф комитеты утырышында катнашты. Анда педагог статусына, укучыларның киеменә һәм хезмәт тәрбиясенә таләпләр кертүгә кагылышлы закон проектлары тикшерелде. Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе Ольга Казакова аңлатканча, закон белән педагог статусын беркетү турындагы инициатива укытучылар мөрәҗәгате буенча барлыкка килде.. Дәрес вакытында мәктәп администрациясе яки укытучы рөхсәте белән генә фотога һәм видеога төшерергә тәкъдим ителә.
Утырышта катнашучылар фикер алышкан башка закон инициативасы мәктәпләргә укучыларның киемнәренә карата таләпләрне раслау бурычын беркетүгә кагылды. Бүген бу мәктәпләрнең хокукы.
Утырышта каралган өченче закон проекты мәктәпләрдә хезмәт тәрбиясен көчәйтергә тәкъдим итә. Ул укытучыларга укучыларны иҗтимагый файдалы эшчәнлеккә активрак җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Ольга Казакова билгеләп үткәнчә, хезмәт тәрбиясе мәктәпләрдә тәрбия эшенең мөһим компонентларының берсе булачак, бүген аңа зур игътибар бирелә.