«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы

2023 елның 7 марты, сишәмбе

3 мартта “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында катнашучылар өчен махсус вебинар үтте.

Йомгаклау этабында катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе халык укытучысы Кәмәрия Хәмидуллина мөрәҗәгать итте.

Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков хезмәттәшләрен «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабының төп таләпләре һәм нигезләмәләре белән таныштырды.

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы 20 мартта старт ала. Ул Татарстанның 15 муниципаль районыннан 20 педагог һәм РФ төбәкләреннән (Чуваш Республикасы, Мордовия Республикасы, Башкортостан Республикасы, Төмән, Саратов, Киров, Ульяновск, Оренбург, Пенза, Омск, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь крае) 12 укытучы катнашында “Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл” Казан полилингваль комплексы базасында узачак. Шулай ук конкурста катнашучыларның жирәбә салу да узды , конкурс сынауларында чыгышларның чиратын билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International