«Без срока давности» Бөтенроссия иншалар конкурсының федераль этабы башланды. Конкурсны Россия Мәгариф министрлыгы үткәрә.
2022/23 уку елында конкурста Россия мәктәп укучылары һәм көллият студентлары гына түгел, чит ил илчелекләре каршындагы Тышкы эшләр министрлыгы мәктәпләре ндә укучылары , шулай ук Беларусь Республикасы укучылары да катнаша.
Һәр төбәктән федераль этапка дүрт инша җибәрелә, һәр катергориядән бер катнашучы: 5-7 нче сыйныф, 8-10 нчы сыйныф, 10-11 нче (12 нче) сыйныф, көллият студентлары.
Федераль этап 25 мартта тәмамланачак. Иң күп балл җыйган дүрт финалист абсолют җиңүче, 10 укучы призер дип танылачак .
Финалга чыккан укучыларның педагоглары рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.
Конкурс йомгаклары буенча абсолют җиңүчеләр һәм призерлар эшләре тупланган җыентык чыгарылачак.