"Коптер", "почтомат" һәм "фотовидеофиксация" сүзләре рус теле сүзлеген тулыландырды

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Өч яңа сүз - "коптер", "почтомат" һәм "фотовидеофиксация" – РФАсенең  В. В. Виноградов исемендәге Рус теле институты (ИРЯ) орфографик сүзлегенә кертелде.

Өч сүз дә фәнни-техник прогресс өлкәсеннән. Бу 2023 елда беренче сүзлек яңарту.

"Академос" хәбәр иткәнчә, узган ел сүзлек беренче үзгәрешләрне теркәгән һәм сүзлектә яңа сүзләрне сентябрьдә генә беркеткән. Ул вакытта абруйлы сүзлек "шаверма", "ЧВК", "телеграм-канал", "Линия Маннергейма", "антиваксер" һәм башкалар кебек терминнар белән тулыланган.  Сүзлеккә 2022 елда барлыгы   152 сүз кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International