ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

2023 елның 8 марты, чәршәмбе

Кадерле хатын-кызлар, хөрмәтле укытучылар!

Сезне чын күңелдән гүзәллек бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!

Мәгариф өлкәсендә фидакарь хезмәт куючыларның күпчелеге – хатын-кызлар. Балалар белән эшләү җаваплылыгының зур өлешен күп вакытта нәкъ сез үз өстегезгә аласыз. Яшь буынны тәрбияләү һәм белем бирүдә  сезнең өлешегез чиксез зур.

Язның бу шатлыклы көнендә сезгә, мөгаллим һөнәрен сайлаган хатын-кызларга, ихлас  рәхмәтемне белдерәм!

Сезгә ныклы сәламәтлек, хатын-кыз бәхете, шатлык-куанычлар телим. Күңелегездә һәрчак яз, өегездә җылылык һәм иминлек, тормыш юлыгызда уңышлар юлдаш булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International