«Татарстан-24» каналында «Белем дөньясы» программасының яңа сезоны башланды

2023 елның 8 марты, чәршәмбе

Һәр сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көнне “Татарстан-24” тамашачылары “Белем дөньясы” тапшыруының яңа чыгарылышын карый ала. «Белем дөньясы» тапшыруы  тамашачыларның киң даирәсенә исәпләнгән. Программа Татарстан мәгариф системасындагы соңгы яңалыклар, укытуның уникаль методикалары һәм технологияләре, талантлы балалар һәм аларның күренекле педагоглары белән таныштыра. «Белем дөньясы» тапшыруы татар телендә,  рус телендәге субтитрлар белән чыгачак. Проект «2023 - 2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында төзелгән һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча чыга.

Проект мәгариф һәм фән өлкәсен популярлаштырырга, педагог, тәрбияче һәм галим һөнәренә хөрмәт белән карарга, балалар, мәктәп укучылары һәм студентлар арасында яңа талантлар ачарга тиеш. Программа телеаудиториядә уку, уйлану, кызыклы идеяләрне тормышка ашыру теләгенә кызыксыну күрсәтергә ярдәм итә. Бу программа укытучылар һәм укучылар, балалар һәм ата-аналар, мәктәпләр тормышы турында. Ә Россиядә игълан ителгән педагог һәм остаз елына программа авторлары махсус рубрика әзерлиләр. Анда - Татарстанның иң яхшы һәм балаларның яраткан укытучыларының  һөнәри үсеш тарихы турында сөйләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International