2021 елда үткәрелгән олимпиадада 7 илдән мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты, 2022 елда - 12 илдән, шул исәптән БРИКСтан. 2023 елда олимпиадада 15 ил катнашачак, беренче тапкыр Намибия, Иран һәм Пакистан кушылачак, - дип сөйләде олимпиаданың оештыру комитеты утырышында вице-премьер Дмитрий Чернышенко. - Донецк халык республикасы, Луганск халык республикасы, Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән балаларны җәлеп итүгә аерым игътибар бирергә кирәк.
Быел беренче тапкыр олимпиаданың чакыру этабы узачак, ул теләсә кайсы теләүчегә үз көчләрен финкуркынычсызлык бурычларын хәл итүдә сынап карарга мөмкинлек бирәчәк. Олимпиаданың финал этабы 2023 елның октябрендә "Сириус" федераль территориясендә узачак.
Олимпиада кысаларында илнең мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә, шул исәптән яңа субъектлар территорияләрендә финанс куркынычсызлыгы буенча тематик дәресләр узачак.