Түбән Каманың 32 нче гимназиясе укучыларына шәһәрнең күчмә экопосты мөмкинлекләрен күрсәттеләр

2023 елның 10 марты, җомга

СИБУР Түбән Кама предприятиесенең экология контроле лабораториясе белгечләре шәһәр укучыларына"Түбән Кама нефтехим"ның күчмә экологик пост мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Ачык һавада үзенчәлекле экодәрес 32 нче гимназиянең профиль сыйныфларында укучылар өчен узды. Булачак экологлар һәм химиклар күчмә лабораториянең төзелеше һәм эш принциплары белән танышты. Күчмә лаборатория тәүлегенә һава пробаларын 2 - 5 тапкырала. Анализлар нәтиҗәләре бер сәгать эчендә билгеле була. Лаборантлар Түбән Кама халкының үтенече буенча, шулай ук планлаштырылган график буенча урыннарга чыгалар.

Мәгълүматлар "Мой Нефтехим" мобиль кушымтасында бастырыла, шулай ук "Түбән Кама нефтехим" мәгълүмат җыю диспетчерлык пунктына, аннары - күзәтчелек органнарына тапшырыла.

Шәһәр мәктәпләрендә СИБУР Түбән Кама предприятиесендә оештырыла торган күчмә лаборатория эшен күрсәтү - балаларның экологик агарту белән бәйле зур юнәлешнең бер өлеше. Эш укучыларны туган як табигатенә карата кызыксынуны арттыруга һәм үсеп килүче буында экологик культура формалаштыруга юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International