Менделеевскта 1 апрельдә 800 укучыга исәпләнгән модернизацияләнгән химик-технологик лицей ачылачак. Мәгариф учреждениесе әлегә техник режимда эшләячәк, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га район хакимияте матбугат хезмәтендә.
Лицей өчен база итеп 3 нче мәктәпне алганнар . Капиталь ремонтны Менделеевск районының Химия комплексы ясый, инвестицияләр күләме - 157 млн сум, тагын 52 млн сум акча республика бюджетыннан бүленгән. Проектны гамәлгә ашыруга инвестор нигезле якын килә, предприятие вәкилләре атналык киңәшмәләрдә объектның үзендә катнаша, дип билгелиләр администрациядә. Хәзерге вакытта лицейда ремонт эшләре ахырына якынлаша , төзүчеләр яктырту эшләрен төгәлләделәр һәм сантехника урнаштырдылар. Актлар залында күп баскычлы булачак сәхнәне төзи башлаганнар. 6 март көнне өченче кат кабинетларында парта һәм такталар урнаштыру башланды. Икенче катта җиһазны урнаштыру киләсе атна ахырына башланачак. Гомумән алганда, капиталь ремонт 85%ка үтәлгән.