«МедиаПритяжение» Бөтенроссия проектында катнашуга гаризалар алу дәвам итә

2023 елның 10 марты, җомга

"Движение Первых" балалар һәм яшьләрнең Россия хәрәкәте "МедиаПритяжение" Бөтенроссия проектында катнашуга гаризалар кабул итүне дәвам итә.  Проектта сигез яшьтән зуррак балалар, студентлар, педагоглар һәм ата-аналар катнаша ала, алар остазлар сыйфатында чыгыш ясаячак. Проект шәхси катнашуны да, команда составында да күздә тота.

Барлык катнашучылар ун юнәлеш буенча белем курсы узачак, алар арасында - ораторлык осталыгы, журналистика, дизайн, блоглар алып бару һәм башкалар. Аны танылган журналистлар, блогерлар, җәмәгать фикере лидерлары үткәрәчәк. Катнашучылар юнәлешләренең берсе буенча үз медиапродуктын булдырырга тиеш. Иң кызыклы эшләр авторлары өчен телеканалларда, радиостанцияләрдә һәм мәгълүмат агентлыкларында стажировкалар каралган.

 

«МедиаПритяжение»нең иң яхшы 500 катнашучысы 29 майдан 1 июньгә кадәр Мәскәүдә «МедиаДвиж» Бөтенроссия форумына җыелачак. Беренче этапның финал чарасында сыйфатлы  һәм заманча медиаконтент  булдыру өчен  профессиональ техника : ноутбуклар, фотоаппаратлар, видеокамералар, планшетлар  алачак җиңүчеләрнең исемнәрен атаячаклар.

Катнашуга гаризаларны 5 марттан 20 апрельгә кадәр бирергә мөмкин. Моның өчен "Движение Первых " РДМ платформасында теркәлергә, "ВКонтакте" социаль челтәрендә хәрәкәтнең  рәсми төркеменә һәм мәгълүмати-медиа юнәлешендәге рәсми төркемгә язылырга һәм  "Активлык" бүлегендә гариза тутырырга кирәк.

Гаризалар бирү датасы: 2023 елның 5 мартыннан 20 апреленә кадәр.

Формат: дистанцион.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International