13 марттан 13 апрельгә кадәр Россия шәһәрләрендә «Лига Лекторов» һәм «Школьная Лига Лекторов» конкурсларының ярымфиналлары узачак

2023 елның 10 марты, җомга

Россиянең ун шәһәрендә беренче тапкыр «Лига Лекторов» һәм «Белем” Россия җәмгыяте оештырган «Школьная Лига Лекторов» конкурсларының ярымфиналлары узачак. Конкурсның дистанцион этабында җиңүчеләр - 77 төбәктән 400 өлкән лектор һәм 46 төбәктән 100 яшь ярымфиналист , алар һәр федераль округта аудитория алдында чыгыш ясаячак.

Иң яхшы лектор исеменә дәгъвалар тотучылар  чыгыш күнекмәләрен күрсәтәчәкләр, алар аудитория алдында 15-20 минутлык  лекция укыячаклар. Катнашучылар төрле темаларга кагыла торган лекцияләр тәкъдим итәчәк: профориентация, экология, ЗОЖ, спорт, авыруларны профилактикалау, волонтерлык, медицина, мәгълүмат технологияләре, ясалма интеллект, космонавтика, математика, психология, хокук һәм юриспруденция, педагогика, мәдәният, архитектура, кино, рәсем сәнгате, музыка, театр һәм башкалар.

 Ярымфинал нәтиҗәләре буенча "Лига Лекторов" ның 100 финалисты һәм "Школьная  ЛигаЛекторов" ның 50 финалисты билгеләнәчәк. Җиңүчеләр Россия “Знание” җәмгыяте лекторлары пулына керәчәк һәм аның чараларында катнашачак. Алар шулай ук үзләренең мәгърифәтчелек проектларын үстерүгә акчалата бүләкләр алачак.

«Белем» Россия җәмгыяте эшчәнлеге турында күбрәк мәгълүмат - сайтта һәм ВКонтакте, Telegram. социаль челтәрләрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International