“Адымнар” мәктәбе педагогы Екатерина Лисина «Ел укытучысы» булды

2023 елның 10 марты, җомга

"Ел укытучысы - 2023" Казан шәһәрендә "Адымнар - белем һәм татулыкка юл" полилингваль комплексының рус теле һәм әдәбияты педагогы Екатерина Лисина булды. Бөтенроссия конкурсының республика этабында Татарстан башкаласын нәкъ менә ул тәкъдим итәчәк.

«Мин мәктәптә җиденче ел эшлим, хезмәт юлымны  Лениногорскиның 4нче мәктәбендә башладым. Укытучы булып эшләргә җыенмганан идем, әмма мәктәп бусагасын атлап керү белән, моның минем урыным икәнлеген аңладым. Мин һәркөнне  шатланып эшкә киләм. Мин гаиләдә бердәнбер укытучы, әтием - нефтьче, ә әни - музыкант", - диде ул.

Педагог мондый конкурста инде икенче тапкыр катнашуын өстәде. Беренче тапкыр Лениногорскийда «Педагогик дебют» номинациясендә көч сынап караган.

«Россиянең ел укытучысы» конкурсына быел 33 ел була. Соңгы биш елда Казан,  Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән беррәттән,  әлеге бәйгенең призерлары саны буенча лидерлар рәтенә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International