"Комсомольская правда" материаллары буенча

2023 елның 11 марты, шимбә

2023 елгы Бөтенроссия һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабында Татарстанда 1903 конкурсант катнашачак, шулардан 1241е  көллият һәм техникум студенты һәм 662 укучы, шулай ук 255 төп эксперт катнаша. Чемпионат 75 махсуслаштырылган үзәктә 298 компетенция буенча узачак. Бу хакта «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» АНО генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин сөйләде. “

Һөнәри осталык” чемпионатының төбәк этабы  Татарстанда 13 марттан 7 апрельгә кадәр 22 муниципаль берәмлектә 82 мәйданчыкта  узачак.

«Профессионаллар» хәрәкәтенең төп максаты Россия икътисадының төрле тармакларын кадрлар белән тәэмин итүгә ярдәм итү, бу «Демография» илкүләм  проектының «Мәшгульлеккә ярдәм» федераль проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә. Илкүләм  проектлар Россиядә РФ Президенты Владимир Путин Указы буенча гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International