Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов Берләшкән Гарәп Әмирлегендә (БГӘ) эш сәфәрендә булды. Ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең гомуми белем һәм алдынгы технологияләр эшләре буенча Дәүләт министры Сара Әл-Әмири белән очрашты һәм милли белем бирү практикалары һәм педагогик тәҗрибә алмашу мөмкинлекләре турында фикер алышты. Шулай ук ул Россия Федерациясенең Берләшкән Гарәп Әмирлегендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Тимур Зәбиров белән дә очрашты.
Сергей Кравцов һәм Сара Әл-Әмири Абу-Дабида Әл-Батын дәүләт мәктәбен карадылар. Визит барышында Россия Федерациясе мәгариф оешмалары һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында турыдан-туры партнерлык элемтәләрен үстерү мәсьәләсе кузгатылды. Мәгариф министры сүзләренчә, мәктәпләр арасында тәҗрибә уртаклашу дәүләтләр арасындагы хезмәттәшлекне көчәйтәчәк һәм белем бирү процессын яхшыртуга ярдәм итәчәк.