Россия һәм Кыргызстан рус телендә белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыталар

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Россия һәм Кыргызстан рус телен үстерү өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне дәвам итәчәк. Кыргызстан Республикасында рус телендә белем бирүче Россия-Кыргызстан мәктәпләре барлыкка киләчәк. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Андрей Корнеевның Кыргызстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Надирә Джусупбекова белән очрашуында сүз барды. Кыргызстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Надирә Джусупбекова ассызыклаганча, кыргыз ягы мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә зур кызыксыну белдерә. Ул Россия Мәгариф министрлыгына Кыргызстанда рус телен үстерү эше өчен рәхмәт белдерде. Надирә Джусупбекова билгеләп үткәнчә, Россия педагоглары сыйфатлы белем бирү белән бергә, дәрестән тыш та эшлиләр. Ул Россия-Кыргызстан хезмәттәшлеге педагогик кадрлар әзерләү һәм гомуми белем бирү оешмаларын һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен методик тәэмин итү мәсьәләләрендә үсәчәгенә ышаныч белдерде.  Статс-секретарь - мәгариф министры урынбасары Андрей Корнеев үз ягыннан билгеләп үткәнчә, Россия Мәгариф министрлыгы чит ил коллегалары белән эшне барлык билгеләнгән темалар буенча дәвам итәргә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International