10 мартта Яшел Үзәннең 1 нче лицее базасында «Яңа буын мәктәп китапханәләре» республика форумы узды. Форум чаралары тематик мәйданчыклар, мастер-класслар, китапханә дәресләре һәм пленар утырышлар форматында узды. Укытучы һәм остаз елына багышланган «Укытучы кейсында яңа китаплар» темасына оештырылган күргәзмә катнашучыларны 2023-2024 уку елына уку әдәбиятының яңалыклары белән таныштырды.
Форум эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, федераль нәшриятлар вәкилләре, районнарның мәгариф идарәләренең дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләләрен алып баручы методистлар, мәктәп китапханәчеләре һәм укытучы-предметниклар катнашты. Ахырдан «Иң яхшы мәктәп китапханәчесе», «Укучы әни - укучы ил» һәм «Китапка икенче тормыш бүләк ит» республика конкурсларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.