Татарстанда бүген “Бергә бирәбез! Ата-аналар арасында БДИ тапшыру көне». Анда ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты, ул Яшел Үзәннең 11 нче мәктәбендә рус теленнән имтихан тапшырды.
"Быел акция җиденче тапкыр уза һәм ул һәрвакыт актуаль, чөнки ел саен укучылар БДИ тапшыра, ә аларның әти-әниләре борчыла. Мондый акция нәтиҗәсендә ата-аналар БДИ кагыйдәләре, процедуралары һәм биремнәре белән таныша, аларны үз балаларына аңлата ала. Имтиханга яхшы әзерләнсәң тапшырырга кыен түгел дип ышана алачаклар ", - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Бүген акциядә катнашучылар теркәлүдән башлап , БДИның барлык процедурасын уздылар. Имтиханнарда укучылар кебек үк, ата-аналар да телефон һәм шәхси әйберләрне тапшырдылар, имтихан алды контролен үттеләр, бланклар тутырдылар. Алар шулай ук имтихан материалларының ничек бастырылуын һәм эшкәртелүен, җәмәгать күзәтүчеләренең эше һәм видеокүзәтү системасы ничек оештырылуын күрделәр.
Акциядә катнашучыларга рус теле буенча БДИның кыскартылган вариантын язарга тәкъдим иттеләр. Аларга кыска җаваплы җиде бирем үтәргә һәм тәкъдим ителгән текст буенча мини-инша язарга кирәк иде.
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев әлеге акциянең әти-әниләр өчен файдалы булуына ышана. "Минем өч балам бар, кемдер инде БДИ тапшырды, кемгәдер бу әле алда . Үз үрнәгебез белән без балаларга бернидән дә куркырга кирәкми, бары үз белемнәреңне күрсәтергә кирәк. Минем рус теле һәм әдәбияты буенча бик кырыс укытучым бар иде. Ышанам, имтихан бирәчәкбез һәм үз укытучымны кызартмаячакмын", - диде ул.
Укучыларның ата-аналарына БДИ үзенчәлекләре белән яхшырак танышырга мөмкинлек биргән акция март ае дәвамында Россиянең барлык төбәкләрендә диярлек узачак.