Татарстанда быел БДИны 16,5 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырачак. Мәктәпләрдә 85 имтихан үткәрү пункты ачылачак, аларда онлайн-видеокүзәтү белән 1 540 аудитория бар. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин “Бергә бирәбез! Ата-аналар арасында БДИ тапшыру көне» акциясенедә әйтте.
«Быелгы чыгарылыш укучыларының 15 меңнән артыгы, элек укуларын тәмамламаган 9 укучы, шулай ук узган еллардагы 1 173 чыгарылыш укучысы һәм 184 урта һөнәри белем бирү оешмаларында укучы имтиханнар тапшырачак. Имтиханнарны уңышлы тапшырырлар дип өметләнәбез”, - диде Мәгариф һәм фән министры.
И. Һадиуллин билгеләп үткәнчә, БДИ оештыруда һәм уздыруда 6 меңнән артык педагог катнашачак. Аның сүзләренә караганда, имтихан үткәрү пунктларына имтихан материаллары интернет буенча тапшырылачак, матбугат һәм материалларны сканерлау аудиториядә узачак.