«Алые паруса» #Педагогическая поэма онлайн-марафонын башлап җибәрә

2023 елның 14 марты, сишәмбе

Педагог һәм остаз елында “Алые паруса” Бөтенроссия балалар үзәге Антон Макаренконың тууына 135 ел тулуга багышланган  онлайн- уку марафоны үткәрә. Уку өчен аның иң әһәмиятле әсәрләренең берсе  булган  «Педагогик поэма» сайлап алынган.

10 марттан 17 мартка кадәр Макаренко әсәрләре буенча иҗат проектлары «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Алые паруса» битендә бастырыла: монда #Педагогическая_поэма хештегы белән  видеороликлар, подкастлар, фотоколлажлар һәм цитатлар урнаштырылган.  Онлайн-марафонда “Алые парус” Бөтенроссия балалар үзәге укучыларыннан тыш, А.С.Макаренко исемендәге 3 нче симферополь мәктәп-лицей вәкилләре, шулай ук А.В. Федорчук исемендәге 50 нче Луганск укыту-тәрбия комплексы балалары катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International