Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына эш визиты белән Чуваш Республикасы делегациясе килде

2023 елның 14 марты, сишәмбе

14 мартта Чуваш Республикасы делегациясенең Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән күренекле мәгърифәтче һәм гуманист И.Я. Яковлевның тууына 175 ел тулуга багышланган уртак бәйрәм чараларын әзерләү һәм уздыру буенча очрашуы булды.

Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады һәм түгәрәк өстәлдә катнашучыларны республика белем бирү оешмаларының чуаш телендә белем  бирү эшчәнлеге белән  таныштырды. Чуваш Республикасы мәгариф һәм яшьләр сәясәте министры Дмитрий Захаров күренекле мәгърифәтче һәм гуманист И.Я.Яковлевның тууына 175 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларын әзерләү һәм уздыру буенча төп чаралар планын тәкъдир итте һәм  1000 нөсхә чуаш телендә уку һәм әдәби китапларга  сертификат тапшырды.

Килешүләрне гамәлгә ашыру максатларында семинар-киңәшмәләр, методик вебинарлар, мастер-класслар, фәнни-гамәли конференцияләр, олимпиадалар, конкурслар, делегацияләр визитлары планлаштырылган.  Татарстан Республикасы һәм Чуваш Республикасы арасында мәгариф өлкәсендәге чаралар комплексы телләрне, мәдәниятне, халыклар традицияләрен үстерүгә, саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International