Көллиятләр һәм югары уку йортлары укучылары һәм студентлары ArtMasters иҗади компетенцияләр илкүләм ачык чемпионатында катнашуга заявкалар бирә ала. Проект Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.
Гаризалар проект сайтында ике яшь категориясендә катнашучылардан: юниорлар (14-17 яшь) һәм төп яшь категориясе буенча (18-35 яшь) кабул ителә.
Быел чемпионат "Буыннар бәйләнеше. Ярат. Укы. Булдыр" темасына узачак. Юниорлар өчен ун компетенция каралган: 3D-дизайнер, веб-дизайнер, видеомонтажер, видеооператор, гейм-дизайнер, тавыш режиссеры кино һәм медиа, мейкер, популяр музыка композиторы, сценарист, рәссам-аниматор. Төп категориядә катнашучылар 20 компетенция буенча ярышачак. Алар арасында - аранжировщик, график дизайнер, фотограф, кино һәм ТВ операторы, рәссам-аниматор, сценарист, продюсер.
«Юниорлар» категориясендә финалда җиңүчеләр акчалата сертификатлар алачак .Сертификатны белем арттыру өчен , һөнәри җиһазлар, материаллар, инструментлар сатып алуга һәм программа белән тәэмин итүгә, шулай ук үз проектын гамәлгә ашыруга тотарга мөмкин.
Партнерлык программасы кысаларында «юниорлар» категориясенең 50 финалисты «Артек» Халыкара балалар үзәгенең махсус иҗат сменасына барачак. Төп категориядә катнашучылар компаниядә стажировка узачак - компетенция буенча чемпионат партнеры яки гамәлдәге креатив индустрия проектына интеграцияләнәчәк.