21-22 апрель көннәрендә МДУда педагог һәм остазы елы чаралары кысаларында җәмгыять белеме укытучыларының Бөтенроссия съезды узачак

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

21-22 апрельдә Педагог һәм остаз елы чаралары кысаларында М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында  җәмгыять белеме укытучыларының Бөтенроссия съездын уздырачак, дип хәбәр итә университет матбугат хезмәте.

Съездда "Право", "Политология", "Социология", "Экономика", "Философия", "Психология" юнәлешләре буенча алты секция эшләячәк.

Чарада 2 меңнән артык укытучы катнашачак: алар мәктәп һәм югары уку йортларында белем бирүне үстерү , яшьләрнең киң белем дәрәҗәсен формалаштыру һәм педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International