Илсур Һадиуллин “Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлек - Творчество мира и согласия ” фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләде

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлек - Творчество мира и согласия» III региональ этномәдәни фестивальгә йомгак ясадылар,  Татарстанның иң иҗади студентларын бүләкләделәр. Конкурсның сайлап алу туры кысаларында конкурста катнашучылар, республика югары уку йортлары студентлары,  өч көн дәвамында Татарстан халыклары традицияләрен һәм мәдәниятен чагылдыручы иҗади номерлар белән чыгыш ясадылар. Алар хореография, вокал һәм инструменталь музыка, нәфис сүз юнәлешләре буенча ярыштылар.

Фестивальне оештыручылар гадәттәгечә Идел буе спорт һәм туризм университеты, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы .

Быел конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасы югары уку йортларыннан 197 гариза  кергән , бу 540 катнашучы дигән сүз ,  узган елга караганда 2 мәртәбә күбрәк.

Конкурста җиңүчеләргә акча сертификатлары тапшырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International