2023 елның 15 мартында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин рәислегендә урта һөнәри белем бирү системасының актуаль мәсьәләләре буенча 99 учреждение җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында объектларның (территорияләрнең) террорчылыктан сакланышын тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләр, оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре таләбе буенча укытуны оештыру үзенчәлекләре, коррупциягә каршы дисциплина, республиканың һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре каралды. Шулай ук кайбер мәгариф оешмаларында әлеге юнәлешне алып баруның уңай динамикасын да билгеләп үттеләр.