Илкүләм проект буенча Татарстан мәктәпләрендә матди-техник базаны яңартачаклар

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан мәктәпләрендә “ Мәгариф”  илкүләм  проекты кысаларында   матди-техник базаны яңартачаклар. Тиешле карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Документ нигезендә, Татарстанда мәгариф оешмаларының матди-техник базасын яңарту буенча чаралар комплексы расланды. Федераль проектны гамәлгә ашыруны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы координацияләячәк.

Министрлыкка 14 бурыч куелды. Алар арасында катнаш документлар һәм фотоматериаллар әзерләү, мониторинг үткәрү, финанс килешүләре төзү һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International