Илнең 15 пилот төбәгенең көллият һәм техникум студентлары "Яңа кешеләр" партиясенең "Я в деле" яшьләр эшкуарлыгы программасында катнашачак. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның "Яңа кешеләр" партиясе лидеры Алексей Нечаев белән очрашуында сүз барды. Элегрәк программаны тәмамлаучылар бары тик югары уку йортлары студентлары гына була ала иде.
Программаның максаты - яшьләр арасында идарә һәм коммуникатив күнекмәләрне, эшкуарлык белемен һәм остазлык тәҗрибәсен үстерү.