Гамәлдәге механизмга теләсә нинди үзгәрешләр кертү киң эксперт фикер алышуларыннан башка уза алмый, укучыларның һәм аларның ата-аналарының фикерен ишетү һәм аңлау бигрәк тә мөһим, - дип ассызыкладылар ведомствода. Елдан-ел Бердәм дәүләт имтиханы камилләштерелә һәм аның процедурасы хәзерге хәлдә башлангыч дәрәҗәдән нык аерыла. Министрлыкта сөйләүләренчә, бүген БДИның теләсә кайсы биременә җавап бирү өчен тиешле уку предметын белү, логик фикер йөртә белү таләп ителә. Биремнәрне үтәгәндә тирән белем һәм иҗади якын килү, бурычларны хәл итүнең өйрәнелгән ысулларын берләштерү, киңәйтелгән нигезләүләр язу, үз фикереңне дәлилләү, мисаллар китерү таләп ителә, - диләр Мәгариф министрлыгында.
Моннан тыш, БДИ югары белем алу мөмкинлеген арттырды: укучыларның БДИ тапшыру нәтиҗәләре буенча яшәү урыннарына бәйсез рәвештә, илнең әйдәп баручы вузларына укырга керү мөмкинлеге бар.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк премьер-министр Михаил Мишустин, депутатларның БДИны гамәлдән чыгару турындагы инициативасын шәрехләп, мондый тәкъдимнәр турында фикер алышканда барысын да җитди үлчәргә кирәк, дип ассызыклады. "Монда плюслар да, минусларны да карарга кирәк", - диде Мишустин.