Лениногорскида геология, тау, нефть-газ эше һәм геодезия буенча республика олимпиадасы узды

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

15 мартта Лениногорск нефть техникумы базасында «Геология, тау эше, нефть-газ эше һәм геодезия» белгечлекләре буенча белем алучыларның һөнәри осталык республика олимпиадасы узды.

Олимпиаданы уздыруның төп максаты - иң сәләтле һәм талантлы студентларны ачыклау, аларның һөнәри компетентлыгын камилләштерү, нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү, нефть һәм газ скважиналарын бораулау, газ үткәргечләр һәм газ саклагычларын төзү һәм эксплуатацияләү, гамәли геодезия белгечлекләренең абруен күтәрү.

 Анда Әлмәт политехника техникумыннан, Лениногорск политехника көллиятеннән, Бөгелмә машина төзелеше техникумыннан һәм Лениногорск нефть техникумыннан 16 студент катнашты.

Жюри рәисе, "ЛениногорскРемСервис" ҖЧҖ технология хезмәтенең  әйдәүче технологы Артур Каниев, студентларны әзерләүнең югары дәрәҗәдә булуын, чараның сыйфатлы оештырылуын һәм илнең нефть, газ чыгару тармагы белгечләре өчен олимпиаданың зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

Олимпиаданың дүрт этабында теоретик һәм практик биремнәр бар иде: гомумһөнәри дисциплиналар буенча тестлаштыру, чит телдә текст тәрҗемә итү, һөнәри юнәлешле бурычларны хәл итү һәм гамәли биремне үтәү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International