2022-2023 еллар сезоны «КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатында катнашучыларның барысын да баскетбол мәйданчыкларында яңадан җыйды. Традиция буенча без бөтен сезонга багышланган теманы сайладык һәм Педагог һәм остаз елында Чемпионатта катнашучы командаларның тренерлары үзләрен чын йолдызлар итеп хис итсеннәр, чөнки алар ярдәмендә төбәкләрдә мәктәп баскетболы үсә, ә яшь спортчыларның осталыгы ел саен арта. Шуңа күрә бу сезонда паркетка мәктәп укучылары гына түгел, аларның остазлары да чыгачак. «КЭС-БАСКЕТ» ШБЛ чемпионаты бу сезонда яңадан үз чикләрен киңәйтте. Проектта катнашучыларга Мәскәү өлкәсе һәм Ямал-Ненец автономияле округы укучылары кушылды һәм Чемпионатта катнашучы регионнар саны яңа чикне узды. Проектның уналтынчы сезонында илнең 72 төбәге укучылары ярышларда катнаша. Барлык төбәкләрдә турнир традицион форматта узды - чемпион титулы өчен гомуми белем бирү оешмалары командалары көрәште.. Хәзерге вакытта карар кабул ителде, җыелма командалар формалаштырылды һәм Суперфиналга үз юлларын дәвам итәләр.
15-18 мартта «Динамо» спорт комплексында (Горький ур., 10 а) кызлар командалары арасында сайлап алу уеннары узачак, ә «ВАТАН» спорт комплексында (Бондаренко ур., 2 йорт) - яшүсмерләр командалары арасында. Идел буе федераль округы чемпионаты призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 19 мартта Казан шәһәре, Спартак урамы, 1 йорт Баскет-Холлның кече залында узачак.
Өченче урын өчен матчлар 11:00 сәгатьтә башлана. Кызлар арасында финал матчын башлау вакыты 14:00, ә егетләр арасында - 16:00. Бүләкләү тантанасы 18:00 сәгатьтә булачак.
Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен өстәмә мәгълүмат:Лариса Габитова. Тел. 7 917 866-17-94
«КЭС-БАСКЕТ» ШБЛ Чемпионаты проектының генераль спонсоры ПАО «Т Плюс»