"ФормART" стрит-арт фестиваленең IV сезонында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Быел ул педагог һәм остаз елына багышлана. Профессиональ стрит-арт рәссамнар һәм 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге һәвәскәр рәссамнар булырга мөмкин, катнашучылар гаризаны 30 апрельгә кадәр тапшыра алалар.
Эшләрне федераль һәм төбәк экспертлары бәяләячәк .Эшләре төбәкләрдә иң яхшылар дип саналган рәссамнар үз идеяләрен Идел буе федераль округының 14 субъектының һәрберсендә бина диварларында тормышка ашыру мөмкинлеген алачак, ә «Киров 650» махсус номинациясендә җиңүчеләр 2024 елда Кировта үз эшләрен тормышка ашыра.
Җиңүчеләрнең исемнәре 2023 елның августында Кировта узачак бүләкләү тантанасында билгеле булачак. Беренче, икенче һәм өченче урыннарга ия булучылар 100, 150 һәм 200 мең сум күләмендә грантлар алачак. Грант акчаларын киләчәктә иҗади үсеш өчен файдаланырга мөмкин.
«ФормART» стрит-арт фестивале 2020 елдан Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән уздырыла. Фестивальнең максаты - урам сәнгатен үстерү, яшь рәссамнарның иҗатына ярдәм итү һәм аларны уңайлы заманча шәһәр мохите булдыруга җәлеп итү, торак пунктларны төзекләндерү һәм сәнгатьчә бизәүгә юнәлтелгән.