Мәктәп укучылары өчен "Саннар дәресе" кибер-янауларны булдырмау дәресе узачак

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

17 мартта «Саннар дәресе» Бөтенроссия проектын гамәлгә ашыру кысаларында 183 гимназия укучылары өчен «Смартфонда нәрсә яшеренә: мобиль янауларны тикшерәбез» темасына өстәмә дәрес узачак. Дәресне ТР дәүләт идарәсе, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Яковлев Альберт Валерьевич үткәрәчәк. Дәрес кысаларында укучылар мобиль җайланмалар өчен киберкуркыныч төрләре турында, шулай ук мәгълүматларның югалуын булдырмау һәм үз смартфоныңны саклау турында беләчәкләр.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен әлеге чарага чакырабыз.

Аккредитация өчен  басманың исеме, ФИО һәм телефон номерын  E.belyakova@tatar.ru почтасына җибәрергә кирәк. (Минцифра РТ)

Үткәрү вакыты: 2023 елның 17 марты,  15:00 сәгатьтә башлана.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Минск  ур., 47, «183 нче гимназия» МБМУ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International