Татарстанда татар теле буенча республика имтиханында катнашучылар саны артты

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

Татарстанда быел туган (татар) теле буенча бердәм республика имтиханын 8 унберенче сыйныф укучысы тапшырылачак. Узган елда БДИны  нибары бер укучысы тапшырды. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Татарстанда вакытыннан алда 14 предмет буенча имтиханнарны 442 БДИ катнашучысы тапшырачак, шул исәптән  11 е быелгы  чыгарылыш укучысы, узган елгылардан  375 укучы һәм  56 көллият студенты.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда гомумдәүләт имтиханын тапшыру өчен туган телне сайлаган тугызынчы  сыйныф укучыларының  саны ике тапкырга диярлек арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International