Казан Кремлендә «Тархан» телевизион тарихи-мәдәни конкурсының икенче сезоны финалы булды. Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында бушлай белем алу мөмкинлеге өчен алты өлкән сыйныф укучысы көрәшкән.
Конкурсны оештыручы КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасы белән берлектә ТР Мәдәният министрлыгы .
Жюри составына ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский, Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов һәм тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас мәктәбе деканы Айрат Ситдыйков керде.
Конкурс Татарстаннан һәм күрше республикалардан 10-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелде. Барлык уеннар нәтиҗәләре буенча финалга 150дән артык югары сыйныф укучысының бары тик алтысы гына үтте. Иң яхшылар рәтендә - Адилә Хөсәенова (Казан), Зарина Фазыльзянова (Яшел Үзән), Илвина Нурмиева (Саба районы), Фәрил Рәхмәтуллин (Актаныш), Илүзә Исхакова (Балтач районы), Эмиль Сафин (Яшел Үзән).
Барлык финалистлар дипломнар һәм ТР Мәдәният министрлыгыннан истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Искәртәбез, викторина уеннары трансляциясе ТНВ телеканалында уза.